Түбән Камадан Азалия Вилданова "WorldSkills Russia" чемпионатында алтын медаль яулады

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың 35 нче лицей укучысы Азалия Вилданова "WorldSkills Russia" эшче һөнәрләр чемпионатында алтын медаль яулады. Бәйге дистанцион төстә үтте.

Бу бүләккә Азалия Вилданова “Медицина һәм социаль карау” юнәлешендә лаек булды. Конкурс таләбе буенча, ул пациентны караган, аның сәламәтлек торышына бәя биргән, табиб күрсәтмәләрен башкарган, пациентны хәрәкәтләнергә өйрәткән.

Азалияне чемпионатка медицина көллияте укытучысы Светлана Сычева әзерләгән. Бөтенроссия финалына әзерләнергә вакыт аз булса да, нәтиҗә югары. Түбән Кама көллиятендә симуляция кабинетының яхшы җиһазланган булуы, моннан тыш, 35 нче лицей коллективы, психолог һәм әти-әнисе ярдәме Азалия Вилдановага бәйгедә җиңүгә зур этәргеч биргән.

Тулырак: tat.e-nkama.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International