Йогышлы госпитальдәге эше турында Түбән Кама хастаханәсенең бүлек җитәкчесе сөйләде

2020 елның 18 сентябре, җомга

Йогышлы госпитальдә ике атналык сменаны Түбән Кама РҮХнең оештыру-методик бүлеге мөдире, шулай ук акушер-гинеколог Ольга Куракина да тәмамлады. Ольга Алексеевна госпитальдә эшләгән бүлеккә пневмониягә һәм коронавируска шикләнгән пациентларны җибәрәләр. Аннары анализ нәтиҗәләренә карап пациентларны дәвалауга башка этажларга урнаштыралар.

"Монда башка эш - операция өстәле түгел, ә терапия профильдәге авыр пациентлар," - дип уртаклашты О.Куракина.

Госпитальгә Ольга Алексеевнаны туганнары тыныч йөрәк белән озаткан - саклагыч костюмнарда, шул ук кибет яки җәмәгать транспорты белән чагыштырганда, йогышлану куркынычы юк.

"Һәр медицина хезмәткәренең бурычы - авыр булган җирдә булу һәм мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү. Безнең пациентларга тизрәк терелүләрен телим. Җәмәгать урыннарында битлек киегез һәм үзегезне саклагыз!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International