Түбән Кама балалар хастаханәсенең шәфкать туташы һөнәри осталык бәйгесендә катнашты

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең 2нче хирургия бүлегенең шәфкать туташы Тәнзилә Гарифуллина «Урта медицина һәм фармацевтика белеме белән иң яхшы белгеч -2020» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабында «Иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә диплом белән бүләкләнде.

«Бу көтелмәгән бүләк һәм күңелле хәбәр. Бәйгегә әзерләнергә ярдәм иткән коллегаларыма рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Мин медицинада 28 ел, һәм шуларның алты елы бәйләү кабинетында. Балаларга водянка, варикоцел, гидронефрозлар буенча операцияләр ясаганнан соңалар белән эшлим. Балалар, миңа килгәч, авыртырырбыз дип борчыла, әлбәттә. Без тынычландырырга һәм процедураны мөмкин кадәр авытырмыйча үткәрергә тырышабыз.

Медицинага мин гомер буе табиб буе эшләгән апам ярдәме белән килдем. Эшемне бик яратам. Өстәвенә, коллективыбыз да искиткеч, кайгыда да, шатлыкта да бер-беребезгә булышабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International