Казанда кардиологлар конгрессында ун меңләп табиб катнашыр дип көтелә

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Казанда кардиологларның Россия илкүләм конгрессы үтәчәк. Анда меңгә якын белгеч катнашыр дип көтелә. Форумга 10 меңгә якын табиб онлайн тоташа ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия кардиология җәмгыяте вице-президенты һәм Идел буе федераль округы штаттан тыш баш кардиологы — КДМУның кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич әйтте.

«Конгресска Россиянең төрле төбәкләреннән меңгә якын белгеч килүе көтелә. Эпидемиягә каршы кагыйдәләрнең үтәлүенә аерым игътибар итәчәкбез», — диде кардиолог.

Чараның трансляциясен 10 меңнән артык табиб онлайн карый ала. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, чит ил белгечләре Казанга килми. Конгресста уннан артык чит ил табибының дистанцион чыгышы ясавы көтелә.

Табиб сүзләренчә, 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр 160 симпозиум үткәрү күздә тотыла.

«Россия кардиология җәмгыяте конгрессы — илнең иң зур профессиональ медицина берләшмәләреннән санала. Анда 7 меңнән артык белгеч катнаша. Конгресс ел саен Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Екатеринбург шәһәрләрендә уза. Аны үткәрү өчен билгеле бер таләпләр бар. Бары тик әлеге дүрт шәһәр генә бу хокукка ия булды», — дип ассызыклады Альберт Галявич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International