Өлкәннәр көненә багышланган яңа сәхифәбезне башлап җибәрәбез.
Вера Александровна Ситдыйкова-Түбән Кама РҮХнең офтальмология бүлегенең кастеляншасы. Иҗади, актив бу ханымга карап, аның пенсия яшенә җитүен дә әйтеп булмый. Вера Александровнага 58 яшь, ул өч тапкыр әни һәм ике тапкыр әби. Кече кызы 1нче сырхауханәдә табиб-терапевт булып эшли. Хастаханәдә бер генә бәйрәм чарасы да Вера Александровнаның катнашыннан башка узмый. Вера Ситдыйкова җырларга ярата.Ә тагын ул волейбол белән шөгыльләнә.
- Сез бик яшь күренәсез, сере нәрсәдә?
- Мин яраткан эшем белән шөгылҗләнәм. Җырларга яратам икән - җырлыйм, волейбол уйнарга яратам , уйныйм. Мин үземне кешеләргә кирәкле итеп хис итәргә, эшләргә, хәрәкәт итәргә яратам. Сер шундадыр, мөгаен. Ә тагын йокы булыша, барыгызга да йокыны туйдырып торырга киңәш итәм. Иртән салкын су белән генә юынам. Ә ваннаны кабул иткәндә, ахырда салкын су белән коенам.
- Пенсия яшенә җиткән һәркемгә нәрсә киңәш итәр идегез?
- Тормышка уңай караш, күбрәк елмаерга, күбрәк хәрәкәт итәргә, оялмаска һәм үз талантыңны күрсәтергә кирәк.