Республика медицина профилактикасы үзәгендә өлкәннәргә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләделәр

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

«Республика медицина профилактикасы үзәге»ндә методик семинар узды. Семинарда Йөрәк көненә һәм Халыкара өлкәннәр көненә багышланган темалар яктыртылды.

Өлкәннәр сәламәтлеге турында Казан шәһәренең 10нчы номерлы шәһәр сырхауханәсе табиб-гериатры А.Ш. Дәүләтьярова чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Гериатрия кабинеты эшчәнлеге, 65 яшьтән узган пациентларга табиб ярдәме турында сөйләде.

«Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү» темасын 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе кардиология бүлегенең мөдире вазыйфаларын башкаручы М.А. Собанова яктыртты. Ул йөрәк авыруларын кисәтү, йөрәк-кан тамырлары авыруларына китәрә торган төп риск факторлары мәсьәләләренә кагылды һәм икенчел профилактикага кагылышлы киңәшләр бирде.

Семинар барышында лекторларга сораулар бирелеп, тыңлаучыларга аларга җавап алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International