Чистай районы авыллары халкы ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләрен алкышлар һәм чәчәкләр белән озатты.
«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән республикада күчмә сырхауханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләрен үткәрү проекты уңышлы эшләп килә.
Сентябрьдә күчмә медицина комплексы Чистай муниципаль районы авылларында: Данауровка, Чистай Выселокларында һәм Каргалыда булды.