Август ахырында санитар авиация Татарстанда яшәүче 43 яшьлек ир-атны Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерә. Табиблар күкрәк аортасы өзелү һәм катламлану диагнозы куя. Ир-атның аркасында һәм күкрәгендә көчле авыртулар булган.
Бу очракта аз гына кичектереп тору да үлем белән яный. Пациентны алып килү белән компьютер томографиясе ясалды, ул плевраль куышлыкта 2,5 литрга якын кан булуын күрсәтте.
Әйдәп баручы белгеч Рәмис Якубов җитәкчелегендәге хирурглар командасы аортаны протезлаштыру буенча ашыгыч операция ясады. Бу зарарланган өлешне ясалма тамыр белән алмаштыруны күздә тота.
Эндопротезлаштыру вакытында өзлегүләр булдырмау операцияне катлаулы һәм уникаль иткән. Чөнки аорта җәясеннән баш миен кан белән туендыра торган башка мөһим кан тамырлары чыга.
«Нәкъ шуңа күрә Чаллы табиблары күтәрелмә аортаны, аның җәясен һәм төшмә аортаны берьюлы протезлаштырып гибрид процедура башкарды. Гомергә мондый куркыныч янаганда, ачык опреация ясала, әмма бу озак дәвам итә, бу ысулның я инсультка, я үлемгә китерү куркынычы бар.
Пациентның максималь иминлеге өчен операция вакытында ясалма кан әйләнеше аппараты кулланганнар.
Операция 4,5 сәгать дәвам иткән. Хәзер пациентың гомеренә бернинди дә куркыныч янамый.