5 октябрьдә Халыкара табиб көнендә Казанда телевидение манарасы бәйрәм төсләренә керәчәк

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Халыкара табиб көне билгеләп үтелә. Бу көн бөтен дөнья табибларының теләктәшлек һәм актив гамәлләре көне дип санала.

5 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Казанда телевидение манарасы, иң кирәкле һәм игелекле һөнәр ияләренә теләктәшлек белдереп, бәйрәм төсләренә керәчәк. Бүгенге табиблар - бүгенге көн геройлары. Алар коронавирус пандемиясе чорында алар үз хезмәтләрен намуслы, фидакарь башкара.

«Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы коллективы Татарстан медикларына хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерә, сәламәтлек, бәхет тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International