Бөек Ватан сугышы ветераны, сәламәтлек саклау ветераны Солтания Баһаветдин кызы Җамалетдинова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов котлады.
Солтания Баһаветдин кызы 1920 елның 4 октябрендә Татарстан АССРның Биектау районы Зур Көек авылында туа. 1937 елның сентябрендә Казан фельдшер-акушерлык мәктәбенә «фельдшер» белгечлеге буенча укырга керә, аны 1940 елда тәмамлый. ТАССРның Азнакай районына фельдшер булып эшләү җибәрелә, әмма Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның июнендә Җамалетдинованы Кызыл Армиядә Белоруссия АССРның Гомель шәһәре эвакгоспиталендә хирургия шәфкать туташы булып хезмәт итәргә чакыралар. Аның хезмәте Украина АССРында һәм Курск дугасында сугыш тәмамланганчы дәвам итә. Җиңүне ул медицина хезмәте лейтенанты исемендә каршы ала.
1946 елдан Солтания Баһаветдин кызы С. П. Горбунов исем. Казан авиация җитештерү берләшмәсенең Медсанчасте сырхауханәсендә күз кабинетының шәфкать туташы булып эшли. 1984 елда лаеклы ялга чыга.