Бүген Чаллы шәһәренең инфекцион хастаханәсенә яңа медицина җиһазлары: компьютер томографиясе (КТ) аппараты һәм үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) өчен тугыз аппарат кайтарылган.
Медицина оешмасының баш табибы Ришат Ногманов әйткәнчә, заказ бирелгән медицина җиһазларының 90 проценты кайтарылган. Хәзер хастаханәдә яңа рентген һәм үпкәләрне ясалма җилләтү өчен утыздан артык аппарат бар.
Компьютер томографиясе өчен яңа аппаратны 2-3 атна эчендә урнаштырачаклар.
Бу хакта тулырак «Челны ТВ» хәбәр итә.