БРКХ офтальмологлары балага күрү сәләтен саклап калдылар

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

- Республика балалар клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегенә күз кабагының ертылулы яра белән һәм яшь каналының ертылуы белән 6 яшьлек бала килде. Шулай ук күз алмасының конъюнктивының ертылуы ачыкланды. Куркыныч иде, - дип шәрехләде республика клиникасының офтальмология бүлеге мөдире Наилә Хәбибуллина.

Ата-аналар сөйләвенчә, бала ишегалдында уен вакытында җәрәхәт алган, өй эте балага ташланган һәм аның йөзен тешләгән.

- Балага ике этапта хирургик дәвалау үткәрелде. Хәзер баланыэ хәле яхшырды, өенә кайтарылды. Яшь агу кимеде һәм тиздән бала күзлере яңадан торгызылачак, ди табиб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International