Йөклелекне планлаштыру

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Планлаштырылган йөклелек сәламәт баланы табарга ярдәм итә. Гаилә тормышында бу мөһим һәм җаваплы адымга әзерләнү турында Түбән Кама шәһәре перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе табиб акушер-гинекологы Патимат Пирбудакова сөйләде.

♦ Йөклелеккә әзерләнергә кимендә 3 ай кала башларга кирәк.

♦ Йөклелеккә хатын-кыз гына түгел, ир-ат та әзерләнергә тиеш.

♦  Үз авырлыгыңны нормальләштерергә, дөрес тукланырга, һәрхәлдә зарарлы ашамлыкларның санын киметергә кирәк.

♦ Балага узганчы тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләр кулланудан баш тартырга кирәк.

♦Хроник авырулар булганда терапевтта һәм тар белгечләрдә консультацияләр алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International