Яр Чаллы шәһәренең сугышлар ветераннары өчен госпиталь стационарында капиталь ремонт бара

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Быел республикада стационарларны ремонтлау буенча биш еллык региональ программа гамәлгә ашыру башланды, аңа  якынча 17 млрд.сум юнәлдереләчәк. Әлеге программа кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССУ стационарында азык-төлек блогы, кер юу һәм дезинфекция бүлмәләренә капиталь ремонт башланды инде. Финанслау күләме 24 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Капиталь ремонт октябрь ахырына тәмамланачак дип планлаштырыла. Ә биш ел дәвамында бөтен стационарның төп бинасы да яңартылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International