Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең 25 гаиләсе фатир ачкычларын алды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән йорт Казанның 255 гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бүген алар «Салават Күпере»торак районында Н. Йосыпов урамы буенча 4-нче номерлы йортта фатир ачкычлары алды.

Яңа фатирга күчүчеләр арасында: соципотека буенча алучылар, программаны финанслаучы предприятиеләр хезмәткәрләре, укытучылар, табиблар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, күп балалы, ятим балалар һәм Ерак Төньяк районнарыннан килгән гражданнар бар. Алар арасында 25 медик һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре гаиләсе бар.

Йорт төзелеше Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру кысаларында алып барылды.

17 катлы йортта өч подъезд, фатирларның гомуми торак мәйданы якынча 15 мең кв.м (аларның 136 - бер бүлмәле, 34 ике  бүлмәле, 85 - өч бүлмәле). Барлык фатирларда сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясе счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санау системасы белән җиһазландырылган.

Быел Дәүләт торак фонды республика шәһәрләрендә һәм районнарында 273,6 мең кв. м гомум мәйдан белән 4970 фатирлы 130 йорт төзүне инвестицияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International