Татарстан РКХ табиблары исерек шофер бәрдергән 51 яшьлек хатынның гомерен саклап калган. Алган травмалардан соң мондый операция республикада беренче тапкыр ясалды. 20 августта Казанда хатын-кыз эштән соң кайтканда, "зебра"дан яшел утка юлны узганда аны исерек шофер бәрдерә.
Ашыгыч ярдәм табиблары зыян күрүчене аңсыз авыр хәлдә РКХнең кабул итү бүлмәсенә алып килә. Хатын-кыз әле үз аңына килә, әле тагын акылны югалта, ә аның өянәге башлана. Бу хәл турында кызына телефон аша хәбәр итәргә өлгергән. Пациентканың баш сөяге чәрдәкләнгән, бите дә зыян күргән. Тәнендә җәрәхәтләр аз була.
Шунда ук операция ясарга ярамый иде, алган авыр җәрәхәтләрдән хатын операция өстәлендә үк үлә ала иде. Шул ук вакытта, табиблар, өзлегүләр, мәсәлән, менингоэнцефалитның, килеп чыгуга да юл куя алмый иде. Пациентны РКХнең 2нче нейрохирургия бүлегенең табиблары карады. Ул озак вакыт реанимациядә нык контроль астында була. Хатын-кыз аңына килгәндә кайда булуын аңламый. Реакциясе сүлпән иде, аңын еш югалта.
Операцияне 2 атнадан соң 2нче нейрохирургия бүлеге мөдире Алексей Сергеевич Бывальцев һәм хирург-ассистент Ренат Марс улы Бекбулатов үткәрде. Табиблар сынган сөякләрне җыеп, пластиннар куйды. Операцияне оста ясадылар, хатын-кыз йөзендә бер генә җөй дә калмады.
Зыян күрүче тагын ике атна тернәкләнде, тормады һәм хәрәкәтләнмәде. Аны кызы карады. Шешенүләре беткәч, бите яхшы күрендн, баш авыртулары бетте, аннары аны өенә кайтардылар.