Бүген табиб-аллергологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2020 елның 16 октябре, җомга

Бу профиль белгечләре «21 гасыр эпидемиясе» белән көрәшә, бүген аллергияне шулай атарга дип кабул ителгән.

Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәнең консультатив-диагностик сырхауханәсендә табиб аллерголог Ирина Александровна Баглаева эшли. Ул төрле аллергия реакцияләре булган пациентларны күзәтә һәм бу авыру турында барысын да белә. Табиб фикеренчә, аллергия дебюты теләсә кайсы яшьтә килеп чыгарга мөмкин.

- Ирина Александровна, кешедә аллергия бар икән, ул гомерлек дигән фикер бар. Шулаймы бу?

- Аллергия сезонлы булырга мөмкин, еш кына алар чәчәк атканда барлыкка килә. Шулай ук симптомнар гөмбә сенсибилизациясе вакытында көчәергә мөмкин, ягъни күгәреккә аллергия дә сезонлы кискенләшергә мөмкин. Әгәр кешенең көнкүреш аллергеннарына (хайваннарга, йорт тузаны талпаннарына) реакциясе булса, мондый симптомнар ел әйләнәсендә булачак. Хәзерге фармакология ярдәмендә аллергия дәвалана.

- Аллергия барлыгын ничек белергә?

- Төрле аллергия билгеләре төрлечә күренә. Әйтик, аллергия астмасы булганда-ул авыр сулыш алу, тын кысылу өянәге, ютәл. Пациентларда аллергик ринит булганда борын тыгыла, төчкерү өянәге, борын, авыз куышлыгында кычыту күзәтелә. Үз вакытында дәваланмаса, аллергик риниты бронхиаль астмага күчәргә мөмкин. Аллергик конъюнктивит булганда-күзләр кызара, кычыта, күзләрдә ком бар кебек тоела, күз кабагы шешенә.

Аллергик дерматит булганда - тән тиресе кызыра, кычыта, коры була. Бу симптомнар барлыкка килгән очракта аллергологка мөрәҗәгать итү яхшырак.

Без барлык аллергологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International