Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары 3D-технологияләрне кулланып операция ясаганнар

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Республика балалар клиник хастаханәсе табиб-хирурглары 3D-лапароскоп ярдәмендә варикоцеле дәвалаганнар. Әлеге технология операция ясала торган урынны күләмле күрергә мөмкинлек бирә.

3D-технологияләр куллану хирургия манипуляцияләренең тизлеген һәм төгәллеген арттырырга мөмкинлек бирә. Күләмле визуализациянең лапароскопия системасы 3D-мониторга сурәтне төгәл күрсәтә. 

- 3D-камера 2D камерадан шуның белән аерыла: без бер объекттан икенчесенә кадәр дистанцияне, ягъни өчүлчәмле киңлектә күрәбез. Сурәтнең тирәнлеге,  объектлар арасында дистанция төгәлрәк күренә, - дип шәрехләде Айдар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International