Бала тапканнан соң контрацепция

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Бала табудан соңгы контрацепция турында Түбән Кама хатын-кызлар консультациясенең табиб-акушер-гинекологы Ирина Сушилова сөйләде:

«Сабый туу белән хатын-кыз тормышы тамырдан үзгәрә — барлык вакыт һәм көч баланы кайгыртуга бирелә. Үзеңә вакыт калмый. Ә бу вакытта иң мөһим проблемаларның берсе - планлаштырылмаган йөклелектән саклану. Бала тапканнан соң киләсе йөклелек арасындагы интервал кимендә 2 ел соң  тәшкил итәргә тиеш, дип киңәш итә ВОЗ.

Сайланган ысул лактациягә һәм сабыйның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга тиеш түгел. Шулай итеп, кайбер вариантларга тукталыйк.

Лактацион анорея ысул (имезү фонында менструацияләрнең булмавы) – бөтенләй бушлай һәм һәркемгә дә мөмкин. Лактацион аненорея методы йөклелектән ышанычлы саклауны түбәндәге шартларны катгый үтәгәндә генә тәэмин итә:

төнлә һәм көндез имезү;

бала тапканнан соң менструация килмәү;

бала тапканнан соң 6 айдан да артмау.

Прогестаген рәтләрендәге контрацептивлар

Имезүче хатын-кызларга бары тик прогестаген гына булган дару кулланырга киңәш ителә, ул лактациягә, бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамый. Тик шуны истә тотарга кирәк, мондый контрацептивларны бала табудан соң беренче 6 атнаны кабул итәргә ярамый! Хәтта күкрәк белән туендыручы хатын-кызларда да ярамый.

Аналыкка куела торган чаралар

ВМС (внутриматочные средства) -спиральләр, эчке контрацептив. Бу ысулны бала табу җиңел узган очракта һәм спираль кертүгә килешмәү билгеләре булмаса кулланырга мөмкин.

Әгәр дә баланы кесарев кисү белән тапкан булса, әгәр спираль кертүгә килешмәү билгеләре булмаса 6 айдан соң кертелергә мөмкин.

Бу алым лактациягә йогынты ясамый. Эчке контрацептивны 5 елдан артык тотарга ярамый.

Барьерлы ысуллар - презервативлар һәм күбек рәвешендә, шәм, крем, сәдәп, пленка рәвешендә спермицидлар бала табудан соң чикләүләрсез теләсә кайсы вакытта кулланылырга мөмкин. Нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, куллануның дөреслегенә бәйле.

Стерилизация

Хатын-кызлар һәм ир-атлар стерилизациясе - кире кайтарылмый торган контрацепция ысулы. Бала табарга башка теләк булмаганда кулланыла. Нәтиҗәлелеге-100%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International