Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегеннән 173 пациент чыгарылган

20 октябрь 2020 ел., сишәмбе

Яр Чаллының “5нче шәһәр хастаханәсе” ДАССУның йогышлы авырулар бүлегеннән 173 пациент чыгарылды. Йогышлы авырулар госпитале икенче атна эшли. Бу вакыт эчендә 1412 компьютер томографиясе, 800гә якын лаборатория тикшеренүләре үткәрелгән. Йогышлы авырулар бүлегендә хәзер 49 табиб һәм 129 шәфкать туташы, шулай ук кабул итү-диагностика бүлегенең, реанимация һәм нур диагностикасы бүлегенең, лабораториянең табиб һәм шәфкать туташлары эшли. 5нче шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә төрле яшьтәге пациентлар дәвалана.

60+ яшьтә авыручылар күп. Иң олы пациентка - 95 яшь, ул үпкәләренә 25 процент зыян килү белән стационарга китерелгән. Дәвалау курсын уздырганнан соң өйгә кайтарылган, аны сырхауханә табиблары күзәтәчәк. Шушы көннәрдә 92 яшьлек һәм 82 яшьлек хатын-кызлар чыгарылган, аларның үпкәләренә 50% зыян килгән булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International