«Түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итәргә телим ... үзегезне саклагыз!»

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханәнең диагностикалауның һәм дәвалауның рентгенохирургия алымнары бүлеге санитаркасы Ирина Анатольевна Лукоянова госпитальдә инде икенче сменада эшләде.

«Мин реанимациядә эшлим, монда пациентлар бик авыр, алар ИВЛ аппаратларына тоташкан. Аларга даими карау кирәк. Без шәфкать туташларына ярдәм итәбез.  Без анализлар алып киләбез-китәбез, пациентларга урын әзерлибез, пациентларны карауда шәфкать туташларына максималь ярдәм күрсәтәбез. Түбәнкамалыларга мөрәҗәгать итәргә телим. Үзегезне саклагыз, битлек киеп йөрегез, әти-әниләрегезне саклагыз».

Госпитальдәге ике атналык сменадан соң Ирина Анатольевна өенә кайта, өендә аны яраткан ире, өч улы һәм кызы,  тагын песи Феникс көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International