Республика клиник хастаханәсе белгечләре коронавирус йогышы пандемиясе аркасында авыр шартларга карамастан, 2020 ел дәвамында пациентларга 39 трансплантация ясады.
"Шунысы игътибарга лаек, комплекслы ярдәм кирәк булган ковид авырулы пациентларның күп булуына карамастан, безнең планлы һәм кичектергесез ярдәм көн дә күрсәтелә. Бавыр яки бөерләрне трансплантацияләү кирәк булган пациентларга ярдәм дә бер тапкыр да туктап тормады", - дип аңлатты РКХнең баш табибы урынбасары Марсель Миңнуллин.
Республика клиник хастаханәдә пациентларга бавыр күчереп утырту – 2018 елдан, бөерләрне - 2015 елдан ясала.