Татарстангп яңа мобиль маммографлар кайтарылды

2020 елның 23 октябре, җомга

Республика клиник онкология диспансерына ике яңа мобиль маммограф китерелде. Маммография комплексларын күчереп йөртү мөмкинлеге нәтиҗәсендә маммографлары булмаган районнарда, шулай ук хезмәткәрләрне җитештерүдән аерылмыйча, эре предприятиеләрдә хатын-кызларга тикшерүләр үткәрергә була.

Ике комплекс та сөт бизләренең югары сыйфатлы рентген төшерүләрен алырга мөмкинлек бирүче яссы панельле детекторларлы заманча цифрлы маммографлар белән җиһазландырылган.

Билгеләп үтик, Татарстанда «Сәламәтлек саклау»  илкүләм проекты кысаларында "Онкология авырулары белән көрәш" Федераль проекты гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International