Казанда инсультны кисәтү буенча чаралар оештырылды

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

Республика медицина профилактикасы үзәге, "Волонтерлар-медиклар" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә, Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне чикләрендә Казанда инсультны кисәтүгә багышланган квест-уенын үткәрделәр.

Акция 24 октябрьдә Казанның берьюлы ике сәүдә үзәгендә – «Кольцо» сәүдә үзәгендә һәм «Мега»сәүдә үзәгендә үткәрелде.

Волонтерлар йөрәк-кан тамырлары патологияләре авырулары статистикасында дөнья тенденцияләре, инсультның беренче симптомнары һәм аны профилактикалау методлары турында үз белемнәре белән уртаклаштылар.

Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән шәһәр медицина профилактикасы үзәкләре һәм Яр Чаллы шәһәренең «табиб-физкультура диспансеры» ДАССУсы шундый ук акцияләрне 2020 елның 27 октябреннән 29 октябренә кадәр уздырачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International