Түбән Кама «Әнинең гомерен саклап калыйк» бөтенроссия проекты кысаларында уза торган «күкрәкнең яман шешенә каршы бергә» акциясенә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, Түбән Камада ел башыннан күкрәкнең яман шеше 81 хатын-кызда ачыкланган, күпчелегендә башлангыч стадияләрдә булган. Барлыгы 1538 кеше исәптә тора. Табиблар хатын-кызларга үз-үзләрен тикшерергә, гинекология авыруларын вакытында дәваларга киңәш итә. Ә сөт бизендә шеш яки тыгызлану сизгән очракта терапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк.