Түбән Кама госпитале пациенты: “Үзегезне саклагыз!”

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Түбән Камада яшәүче 54 яшьлек Дмитрий Ермолаев пандемия башланганнан бирле барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгән – җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткалар кигән, дистанцияне үтәгән һәм кулларны эшкәрткән. Тик барыбер коронавирус эләктергән.

Ир-атның температурасы күтәрелә, икенче көнне табиб чакырта, ул дәвалауны билгели, әмма температура берничек тә төшми. Ютәл дә булмый, әмма күкрәкләрендә авырлык барлыкка килә. 9 октябрьдә ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә, бригада ирне хастаханәгә илтә һәм компьютер томографиясе икенче дәрәҗәдәге пневмонияне күрсәтә. Пациентны Түбән Кама Үзәк район күп тармаклы хастаханәнең госпиталенә китерәләр.

“Берничә көн мин кислород битлегендә идем, - дип сөйләде Д.Ермолаев. - Хәзер мин өйдә, зарядка һәм сулыш гимнастикасы ясыйм – чыгарылыш алдыннан табиблар пневмониядән соң ничек торгызылырга дигән киңәшләр бирделәр, - дип өстәде Д.Ермолаев. - Безнең табибларга зур рәхмәт. Мин бер генә тапкыр да пациентларга карата начар мөнәсәбәтне күрмәдем. Кызганыч, табиб Владимир Штерн, бик игътибарлы пульмонолог Эльвина Абызова һәм Марс Харис улы Мостафинның исемнәре генә хәтердә калды. Үзегезне саклагыз!”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International