Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика әһәмиятендәге медицина оешмалары арасыннан үзәк район хастаханәләре өчен кураторларны билгеләде.
Кураторлыкның максаты-муниципаль район халкына медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү мәсьәләләре буенча оештыру-методик эшне гамәлгә ашыру.
Яшел Үзән РҮХнең кураторы итеп «Казан (Идел буе) федераль университеты»ның медик-санитар часте билгеләнде.
Агымдагы елның 29 октябрендә кураторлар - Казан федераль университеты медик-санитар частененең һәм медицина оешмасының әйдәүче белгечләре очрашуы узды.
Очрашу Яшел Үзән хастаханәсендә булды. Кураторлар Яшел Үзән РҮХнең матди-техник базасы белән танышты. Эшлекле очрашу барышында үлүчеләр санын киметү мәсьәләләре турында фикер алышты. Уртак эшчәнлекнең стратегик юнәлешләре, халыкны югары технологияле медицина учреждениеләре базасында тикшерү һәм дәвалау мөмкинлекләре каралды.