Агымдагы елның октябрендә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә җитди травма - табанның тулы булмаган өзелүе белән пациент мөрәҗәгать итте.
Шунда ук билгеләп үтәргә кирәк, мондый җәрәхәтләр булганда, гангрена барлыкка килү куркынычы аркасында,еш кына ампутациләнә. Әмма АМЯХнең травматолог-ортопеды Айдар Әнвәр улы Нагуманов бер аягын саклап калырга карар итә. Соңрак табиб сөйләвенчә, аңа бу фикергә элегрәк аның тәҗрибәсендәге уңышлы нәтиҗәле операция мондый фикергә этәргән. Шуңа күрә пациентны шунда ук операция бүлмәсенә җибәрәләр.
Катлаулы процедура берничә сәгать дәвам итә. Беренче этапта Айдар Әнвәр улы зыян күргән алгы балтырның артериясен тегеп куя. Бу - табанга эләгеп калган бердәнбер кан тамыры иде. Аннары калган ике кан тамырын торгызырга кирәк булды. Бу бурычны махсус протезлар ярдәмендә үтәделәр, алар зарарланган кан тамырлары урынына куела, аларны алыштыралар. Шуннан соң Айдар Әнвәр улы тышкы фиксация аппаратын - сөякләрне һәм аяк мускулларын беркеткән конструкцияне урнаштыра башлады. Барысы да яхшы узды. Икенче көнгә пациентның барлык мускуллары да хәрәкәттә иде, һәм кан әйләнеше тулысынча яңадан торгызылды! Пациент өйгә чыгарылган.
Табиблар фаразлавынча, ир-ат якындагы ярты елда ук йөри алачак, дип көтелә.