Татарстанда карындагы бала йөрәгенә уңышлы операция ясадылар

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә әни карындагы бала йөрәгенә җөйләрне калдырмыйча уңышлы операция уздырдылар.

Баланың йөрәге клапаны үсмәгәнлектән, сабый хәтта тумыйча да үлергә мөмкин иде.

Йөклелекнең 32нче атнасында РКХнең эндовоскуляр хирурглары һәм УЗИ-белгечләре махсус баллон куйдылар, ул әле тумаган сабыйга үпкә артериясе клапанын киңәйтте. Операция 15 минут дәвам итте.

Операция уңышлы узды, баланың сул як карынчыгы яхшы эшли башлады. Туганнан соң малайга Республика балалар клиник хастаханәсендә тагын бер операция ясалды.

БРКХ кардиохирургия бүлегендә яңа туган балага үзенең үпкә артериясе клапанын аорта позициясенә күчерделәр. Үпкә артериясенең клапаны позициясенә биологик клапан имплантацияләнә.

Бала һәм әнисе үзләрен яхшы хис итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International