Бүген Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфасына Сергей Мерясев керде. Элеккеге җитәкче Венера Рәшит кызы Рәхимова башка шәһәргә күченү сәбәпле, 28 октябрьдә үз теләге белән вазифасыннан азат ителде. ⠀
Сергей Николаевич Мерясевның медицина тармагында эш стажы 25 ел тәшкил итә. Ул - Татарстан Республикасының атказанган табибы. Әнисе Раиса Мерясева - шәһәрдә танылган кардиолог, үзәк хастаханә стационарының дәвалау-диагностика бүлеге мөдире, РФ һәм ТР атказанган табибы.
Сергей Мерясев 1996 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, шул ук елны Түбән Кама район үзәк хастаханәсенә табиб-терапевт буларак эшкә кабул ителә. 1998 елда диагностика һәм түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире итеп күчерелә. 2009 елда диагностика буенча баш табиб урынбасары булып эшли башлый. 2011 елда «Консилиум» МУП баш табибы булып эшли. 2012 елда Түбән Кама хастаханәсенә диагностика буенча баш табиб урынбасары итеп күчерелә. 2015 елдан Сергей Мерясев үзәк хастаханәдә сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары булып эшләде.
Бу хакта тулырак Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.