Бүген, Республика кан үзәгендә коронавирус йогышы белән авырган донорларның кан плазмасын тапшыру акциясе узды, бу кан плазмасы COVID-19 авыруларны дәвалау өчен кулланыла.
Донор акциясендә катнаштылар:
Фәррахов Айрат Зәки улы-VII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы,
Леонов Владимир Александрович-Татарстан Республикасы спорт министры.
Бу дәвалау ысулын кертү һәм эшләү программасы Татарстанда апрель урталарында ук кабул ителгән иде. Сәламәтләнгән пациентларны вирус булу-булмауга тикшерәләр, һәм әгәр ике тест рәттән тискәре нәтиҗә күрсәтсә, ике атна узгач, икенче тесттан соң кеше канын антитәнчекләргә тикшерәләр. Әгәр титр дәвалау дозасына туры килсә, алга таба кеше плазма доноры була. Бүгенге көндә республика буенча 246 доза антиковид плазма әзерләнгән.
Беренче донорлар булып хирурглар һәм башка авыручы табиблар булды.
Акциядә катнашучыларга бик зур рәхмәт белдерәбез!