Татарстанда шикәр диабетын кисәтүгә ункөнлек уза

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елның 9-18 ноябрендә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә туры китерелгән шикәр диабетын кисәтүгә тематик ункөнлек уза.

Шикәр диабеты-организмда инсулин җитмәү яки аның гамәле кимү аркасында барлыкка килгән эндокрин авыру. Нәтиҗәдә, организм углеводларны тиешенчә үзләштерү сәләтен югалта. Шул ук вакытта матдәләр алмашы бозыла, кандагы глюкоза дәрәҗәсе күтәрелә – гиперкликемия. Нормада глюкоза организмның һәр күзәнәге өчен биологик ягулыкның универсаль чыганагы булып тора. Матдәләр алмашуны бозылганда, шикәрне организмның күзәнәкләре тиешле күләмдә үзләштерә алмый. Нәтиҗәдә, үз майларын яндыралар. Кеше ябыга башлый, хәлсезләнә һәм тиз арый.

Шикәр диабетының 2 төрен аералар.

1 типтагы диабет, гадәттә балачакта ук барлыкка килә.

Шикәр диабетының 2 төре-ул өлкән кешеләр авыруы, нигездә, 40 яшьтән соң үсеш ала.

2 типтагы диабет үсеше риск факторлары булып тора:

-  симерү; гиподинамия; гипертония; баллы һәм бик калорияле ризык белән мавыгу; психик травма, нерв системасының какшавы; алкоголь, тәмәке тарту.

Риск төркеменә керүче затлар:

-  тәннең артык авырлыгы;

- нәсел факторлары.

Шикәр диабеты билгеләре.

- гомуми хәлсезлек

- тирләү

- даими сусау

- еш бәвел бүлеп чыгару

- ябыгу яисә авырлык җыю

- югары аппетит

- тән тиресе, лайлалы һәм җенси органнарның кычытуы

- аяк мускулларында көзән җыеру

- күз күреме начараюы

Шикәр диабетының өзлегүләре:

Әгәр шикәр диабеты белән авыручы табиб билгеләгән дәвалауны кабул итми икән, туклану режимын үтәми, физик күнегүләр белән шөгыльләнми, кандагы шикәрне контрольдә тотмый икән, аның өзлегүләр булырга мөмкин. Шикәр диабеты вакытында кандагы шикәрнең югары булуы аркасында бөтен кан тамырлары һәм нерв системасы зарар күрә. Диабет күз, йөрәк, аяк һәм нерв системасына зыян сала, бу хәтта инвалидлыкка китерә ала.

Шикәр диабетын кисәтү.

2 типтагы шикәр диабеты булганда:

- нормаль тән массасын саклап калу, тазармау;

- барлык шикәрле азык-төлекне, татлы эчемлекләрне, он һәм ысланган әйберләрне чикләү яисә бөтенләй үк аларны кулланмау;

- бүлеп ашау (көнгә 3-4 тапкырдан да ким түгел);

- тәмәке, алкогольле эчемлекләр һәм сыра кабул итүдән баш тарту;

- хәрәкәт активлыгын арттыру мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International