Түбән Кама хастаханәсенең яшь урологы: «Табибка һәрчак вакытында мөрәҗәгать итегез һәм үзегезне саклагыз»

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама хастаханәсенең яшь урологы: «Табибка һәрчак вакытында мөрәҗәгать итегез һәм үзегезне саклагыз»

Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсендә эшләүче читтән килгән яшь белгечләрнең берсе – Ботиржон Рузиматов, ул консультация-диагностика сырхауханәсендә уролог булып эшли.

Ботиржон Бахир улы тумышы белән Кыргызстаннан. Бишкәктә ул Б. Ельцин исемендәге Кыргыз-Россия славян университетын тәмамлаган. Аннары Мәскәүдә ординатура узган һәм үткән елның ноябрендә яшь табиб Түбән Камага килгән.

«Беренче вакыт авыр булды, моңа кадәр ординатурада мин стационарда ассистент идем һәм операцияләр ясадым, ә амбулатор пациентларым булмады, – ди табиб. – Әмма коллектив бик яхшы, ярдәм итте, гомумән, сездә кешеләр мәрхәмәтле. Арендага торак алу яхшы ярдәм булып чыкты, аны мин читтән килгән яшь белгеч буларак алдым».

Пациентларның яртысыннан артыгы -   ирләр дә, хатын - кызлар да сидек юллары авыруыннан җәфа чигә. Шулай ук Түбән Камада 20 - 55 яшьлекләр арасында простатит, уретрит, 55 яшьтән өлкәнрәкләрдә аденома, шулай ук бөер, сидек куыгы һәм мәни бизе яман шеше дә очрый.

Урологка ярдәм сорап, бөер авырулары, җенес юлы белән тапшырыла торган авырулар булган ир-атлар да мөрәҗәгать итә. «Бу -   тәртипсез җенси тормыш нәтиҗәсе. Андый пациентларның күбесе яшь, кайберләренә 20 яшь тә юк. Әйтик, гонорея йоктырган ир-атлар да, хатын-кызлар да бала таба алмаска мөмкин, - ди Рузиматов. - Мондый чирләрне булдырмауның бердәнбер ысулы – саклану, үз партнерыңа тугрылыкны саклау».

Потенция түбәнәю проблемалары белән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. «Әлбәттә, барысы да дәвалана, моңа күп вакыт таләп ителсә дә, өмет бар. Терапиядән тыш, без ир-атларга спорт белән шөгыльләнергә яки кичләрен генә булса да, җәяү йөрергә киңәш итәбез».

Тагын бер проблема - бәвелне тотмау, бу хәл 65 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларда һәм диабеттан җәфа чигүчеләрдә була. «Оча төбе мускулларын ныгытырга Кегель күнегүләре ярдәм итәчәк һәм, әлбәттә, хатын - кызларга да теләсә кайсы яшьтә күбрәк хәрәкәт итәргә кирәк», - дип киңәш итте табиб.

Ботиржон Бахир улы - госпиталь ачылуга, анда эшли башлаган медикларның берсе. Табиб белдергәнчә, һәр смена алдагысыннан авыррак була: «Башта стационар белән сырхауханә арасындагы аерма бик сизелә иде, җәй көне эсселек аркасында авыр булды, ә хәзер пациентлар агымы бик зур. Авыру көчәеп китмәсен өчен, табибка һәрчак вакытында мөрәҗәгать итегез һәм үзегезне саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International