Ишегалдындагы уен биш яшьлек кыз өчен фаҗигага әверелә – баланың күзенә каты итеп туп бәрелә һәм күзләргә кан сава. Баланың күзенең алгы камерасына кан тула.
Кызның әти-әниләре кичекмәстән хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлегенә мөрәҗәгать итә, анда кыз балага табиб-офтальмологлар үз вакытында ярдәм күрсәтәләр.
Кечкенә кызның күзенең алгы камерасында озак торса да, вакытында дәвалау нәтиҗәсендә кан таралган. Шундый гефемалы (алгы камерада кан туплану) җәрәхәтләр булганда дәвалау соңрак калса, еш кына күз эчендәге кан басымы арту кебек авыру барлыкка килергә мөмкин.
«Мондый җәрәхәтләр вакытында дәвалау бик озак бара, кан эзе һәм контузиядән соң ялкынсыну билгеләре беткәнгә кадәр дәвам итә», — диде офтальмология бүлеге мөдире Наилә Хәбибуллина.
Хәзер бала хастаханәдән чыгарга әзерләнә.