Түбән Камада "Абилимпикс" милли чемпионатының төбәк этабы узды

2020 елның 13 ноябре, җомга

Түбән Камада «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның төбәк этабы узды - медицина колледжының күрмәүче студентлары һәм Казан һәм Әлмәт белгечләре «Массажист» компетенциясе буенча ике категориядә ярыштылар. 8 конкурсант арасыннан Түбән Кама данын 5 кеше яклады, алар хәзер өченче курста укый.

«Студентлар» категориясендә беренче урынны Евгений Акулов, ә «белгечләр» категориясендә Әлмәттән Рөстәм Мингулов яулады. Икесе дә ноябрь ахырында Мәскәүдә узачак ил чемпионатында Татарстан данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International