Сәламәтлек саклау тармагы ветераны, Бөек Ватан сугышы катнашучысы Екатерина Ивановна Калязина 99 яшьлеген билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән аны министр урынбасары Илдар Фатыйхов котлады.
Екатерина Ивановна 1921 елның 13 ноябрендә туа. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1943 елның декабрендә Кызыл Армия сафларына алына һәм 3нче Украина фронтына ординатор табибы булып килә, хирургия госпитальләрендә хезмәт итә. Җиңүне Венгриядә медицина хезмәтендә өлкән лейтенанты исемендә каршылый.
40 елдан артык Екатерина Ивановна сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлады. Демобилизациядән соң Усад авылы хастаханәсе табиб-терапевты булып эшли. 1954 елдан башлап Казан оптика-механика заводының участок табиб-терапевты иде. Сугышчан һәм юбилей бүләкләренә, күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләренә ия.