Әлмәт табиблары вируслы пневмония симптомнары булган пациентның гомерен саклап калган

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Коронавирус йогышы пандемиясе шартларында "Татнефть" ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте табиблары халыкка планлы һәм ашыгыч хирургик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Шул ук вакытта табиблар еш кына вируслы пневмонияле  ашыгыч авыруларга диагноз куюда һәм дәвалау тактикасын сайлауда кыенлыкларга очрый.

Үпкә артериясенең тромбоэмолиясе (ТЭЛА) үлем очракларының ешлыгы буенча миокард инфарктыннан һәм баш мие инсультыннан гына калышып, куркыныч халәтләр исәбенә керә. Вируслы пневмония һәм башка авырулар белән авыручы пациентларның үлем куркынычы арта.

Шушы көннәрдә "Татнефть" ААҖ медсанчастенең кабул итү бүлмәсенә Баулыдан авыр хәлдә 58 яшьлек пациент китерелә. Тикшерү барышында табиблар массивлы ТЭЛА ачыклый. Компьютер томографиясе пациентта вируслы пневмония симптомнары барлыгын да күрсәткән.

Пациентка үпкә артерияләрендә тромбларны медикаментлар белән эретергә (тромболизис) карар кабул итә. Әмма көтелгән нәтиҗә булмады.

Авыруны коткаруның бердәнбер ысулы хирургик дәвалау кала. Операция ясалма кан әйләнеше шартларында үткәрелә. Операция барышында үпкә кан тамырларыннан күп санда тромбалар алына.

Хирурглар Сибагатуллин Н.Г., Фәсхетдинов Н.Г., анестезиолог Яковлева М.А., табиб перфузиолог Зарипов Б.А., шәфкать туташлары Матвеева Д. В., Щербакова Н. А., Нигъмәтуллина Г. Г. составында операция бригадасының профессиональлеге нәтиҗәсендә операция уңышлы үтте.

Үткәрелгән операция нәтиҗәсендә пациентның хәле яхшырды, сулышы яңадан торгызылды. Хәзерге вакытта өенә чыгарга әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International