14 декабрьдә Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

2020 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһ., Островский ур., 11/6.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. мәҗбүри медицина иминияте территориаль программасына кергән гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү гарантияләре;

2. Татарстан Республикасы халкына Татарстан Республикасы медицина оешмаларында беренчел медицина-санитар ярдәм, махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме, ашыгыч, шул исәптән махсуслаштырылган ашыгыч медицина ярдәме һәм паллиатив медицина ярдәме күрсәтү;

3. дару препаратлары, махсуслаштырылган дәвалау туклануының  продуктлары, медицина эшләнмәләре, медицина ярдәме күрсәткәндә дезинфекция, дезинсекция һәм дератизация чаралары белән тәэмин итү.

Кабул итүгә алдан язылу (843) 2317920 телефоны буенча башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International