"Балалар сәламәтлеген ата-аналар кайгырта" темасына Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәкле Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре химия-технология институтының студентлары белән аралашты.
Үзәк нерв системасы эшенә тәэсир итә һәм психик халәтнең үзгәрүенә китерә торган табигый яки ясалма матдәләрне психоактив дип атыйлар. Кайбер психоактив матдәләрне медицинада психик авыруларны дәвалау өчен кулланалар. Әмма сәламәт кешегә психоактив матдәләр зарарлы тәэсир итә. Никотин, алкоголь, наркотиклар аеруча киң таралган психоактив матдәләр булып тора. Алар барысы да репродуктив сәламәтлек өчен бик куркыныч.
Алкоголь һәм никотин шулай ук психоактив матдәләр булып тора, алар репродуктив сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Алар җенес күзәнәкләренең нәсел материалын җимерә, бу киләчәк буынның акылга калышуына, эчке органнар авыруларына, иммунитет булмавына һ. б. авыр нәтиҗәләргә китерә.