Чаллы табиблары кава-фильтрны алу буенча уникаль операция уздырдылар

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре АМЯХ табиблары кава-фильтрны алу буенча уникаль, катлаулы операция уздырдылар.

Чиләбе кызы Еленага ике ел элек үпкә артериясен - тромбоэмболияне тоткарлау, артерияне томалауга профилактика чарасы буларак кава - фильтр урнаштырганнар. Башта тромб кава-фильтрның үзендә барлыкка килгән, нәтиҗәдә соңгысы сафтан чыккан, ә кава-фильтрның очы кан тамырлары стенасына үскән. Бу күрше аорта һәм эчәклек стеналарының шартлавына китерергә мөмкин булган. Нәтиҗәдә болар барысы да зарарлануга китерергә мөмкин иде. Кава-фильтрны алу буенча ике уңышсыз операциядән соң, пациент Татарстан табибларына мөрәҗәгать иткән.

АМЯХ табибларының Марат Шәрәфетдинов, Өмид Әхмәдов һәм Дмитрий Ядыков җитәкчелегендәге командасы эндоваскуляр юл белән (кисемсез) һәм наркозсыз катлаулы операцияне уздырырга алынды.

Алты сәгать дәвамында АМЯХ рентгеноперацион хастаханәсендә табиблар тромбалашкан фильтрны ала. Операция барышында заманча җайланмалар, шулай ук хастаханәдә эшләнгән технологияләр кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International