РКХ табиблары үт юлларының яман шеше белән уникаль операцияне ясады

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

57 яшьлек хатын-кыз диагнозы турында башлангыч стадиядә, планлы тикшерү вакытында белә. МРТда медиклар үт юлларының ахыргы бүлегендә шеш күрә. Гадәттә мондый очракта ачык операция үткәрелә.

Республика клиник хастаханәнең 2нче хирургия бүлегендә пациентка альтернатив вариант тәкъдим иттеләр - шешне өч тишем аша алырга. Хатын - кызның артык авырлыгы һәм механик сары төшүе хәлне катлауландырды.

Сәгать 8дә 2нче хирургия бүлеге мөдире Александр Киршин, хирурглар Ленар Җиһаншин һәм Станислав Понуркин тишем аша ашказанның бер өлешен, үт куыгын, уникеилле эчәкне, ашказаны асты бизенең башын, ач эчәкнең башлангыч өлешен – 15 см чамасы һәм лимфотөенне ала. Хәзер хатын-кыз үзен яхшы хис итә, әмма әлегә хастаханәдә күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International