Казанда Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекция таралуга каршы көрәш буенча стратегия планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды

2020 елның 27 ноябре, җомга

27 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан ВИЧ-инфекцияне кисәтү өлкәсендә эшләүче дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре Татарстанда ВИЧ таралуга каршы көрәш буенча стратегияне гамәлгә ашыру планнары турында фикер алышты.

Түгәрәк өстәлдә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Министрлар Кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Раушан Зарипов, «ТР ССМ СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУның баш табибы Нияз Галиуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ВИЧны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнашты. Түгәрәк өстәлнең модераторы - «Халыкны гигиеник укыту үзәге» директоры Лилия Таишева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International