СТОП ВИЧ/СПИД Бөтенроссия акциясенә йомгак ясалды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

1 декабрьдә «Татмедиа» Республика агентлыгында Бөтенроссия СТОП ВИЧ/СПИД акциясенә йомгак ясау уңаеннан матбугат очрашуы узды. Шулай ук  журналист эшләре бәйгесендә җиңүчеләре бүләкләнде.

Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, «СПИД һәм йогышлы авырулар» үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин, ТР «Профилактика һәм инициатива» оешмасы рәисе Альберт Зарипов, «Халыкка гигиеник укыту үзәге»нең программа директоры Лилия Гуренкова.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән Бөтенроссия СТОП ВИЧ/СПИД акциясе 26 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр узды.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне һәрвакыт билгеле бер темага багышлана. Бу елның темасы - "Халыкара бердәмлек, уртак җаваплылык" иде.

27 ноябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Шулай ук Казан федераль университеты студентлары өчен «Zoom» платформасында «Мин ВИЧ турында төгәл беләм»темасына видеолекторий оештырылды. СПИД үзәгенең медицина психологы Фирдәвес Назыйрова ВИЧ, СПИДка кагылышлы темаларны яктыртты.

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан «Җиңү өчен тест»акциясе старт алган иде. Бөтен теләүчеләргә Бауман урамында түләүсез аноним экспресс-тест үткәрелде.

30 ноябрьдә, Универсиада Авылы территориясендә яшәүче Казан федераль университеты студентлары өчен мәгълүмати чара оештырылды. Теләүчеләр ВИЧ-инфекциясенә аноним экспресс-тест уздылар, шулай ук СПИД үзәге белгечләренә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International