Татарстан онкопациентларга ярдәм итү һәм онкоавыруларны кисәтү буенча Бөтенроссия акциясенә кушылды

2020 елның 27 ноябре, җомга

"Төнне кабыз" ("Зажги ночь") - онкопациентларга ярдәм итүгә һәм онкоавыруларны кисәтүгә юнәлдерелгән бөтенроссия акциясе. Бу акциянең инициаторы һәм авторы - 2016 елдан башлап онкопациентларга ярдәм итү белән шөгыльләнүче хәйрия оешма - «Без бергә — Без бергә» коммерцияле булмаган  оешма. Акция онкологиянең янәшәдә булуын һәм беркем дә аннан саклана алмаганлыгын, ләкин һәркем кисәтелергә мөмкин икәнлеген күрсәтер өчен булдырылган. Чарада катнашучыларга өч төстәге кәгазь фонарьлар бирелә: алтынны якыннарын һәм дусларын югалтучылар, акларын — онкология авыруларыннан дәваланучылар яки ремиссиядә торучылар, кызылларын — янәшәдәге барлык кешеләр: табиблар, туганнары, дуслары кабыза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International