ТР сәламәтлек саклау министрлыгы татарстанлыларны 2021 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары турында фикер алышуга чакыра

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 декабрендә 14 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы чикләрендә 2021 елга ведомствоның максатлары һәм бурычлары турында җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

Иҗтимагый совет утырышында видеоконференцэлемтә аша республика гражданнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала.

Теркәлү өчен анкетаны электрон адреска җибәрергә кирәк press.mz@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International