Түбән Каманың балалар хирургы Алексей Спиридонов яман булмаган шешләрне дәвалауның яңа ысулын кертте

2020 елның 4 декабре, җомга

2 һәм 3 декабрьдә «Идел буе федераль округында Педиатрия һәм балалар хирургиясе» XVII Россия конгрессы  узды. Бу чарадан трансляция Казаннан алып барылды. Конгресс 17 нче тапкыр һәм беренче тапкыр on-line режимда үтә.

Конгресста Казан, Идел буе округы, Мәскәү һәм Петербургтан белгечләр, якын һәм ерак чит илләрдән галимнәр һәм практик табиблар чыгыш ясады. Түбән Каманың Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенең 1нче хирургия бүлеге мөдире, балалар хирургы Алексей Спиридонов чыгыш ясады.

Табиб кызда аналык бизендә чамадын тыш зурлыкта тератоманы дәвалауда лапараскопик технологияләр куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. 15 яшьлек пациент корсак зураюга, авыртуларга һәм тын бетүгә зарланып мөрәҗәгать итә. Башлангыч диагноз: корсак куышлыгында киста. Лапараскопик операция нәтиҗәсендә хирурглар 5 литрга якын сыеклыкны, ә аннары 500 граммга якын авырлыктагы киста тышчасын ала. Клиник диагноз - уң яктагы ана бизенең чамадан тыш зурлыктагы тератома. Операциядән соң сигезенче тәүлеккә кыз савыгып, өйгә чыгарылды.

Бу сирәк очрый торган клиник очрак гаять зур яман булмаган шешләрне  миниинвазив эндохирургия методикаларын кулланып дәвалау мөмкинлеге турында исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International