КДМУ волонтерлары һәм РМПҮ табиблары Казан югары уку йортлары студентлары өчен профилактик лекцияләр үткәрә

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Казан химия-технология университетының 5 тулай торагында (КНИТУ-КХТИ) Студентлар өчен профилактик видеолекторий үткәрелде.

Видеолекторийда «Яңа коронавирус йогышы һәм профилактика чаралары», «Сәламәт туклану нигезләре»кебек актуаль мәсьәләләрне яктыртылды. Лекцияләр КДМУның «Сәламәтлек академиясе» студентлары - волонтерлары тарафыннан «РМПҮ»ның гигиена тәрбиясе буенча табибы катнашуында үткәрелде.

Лекцияләр ахырында азык-төлекне саклау, туклану рационы һәм сәламәт ризык әзерләү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Шулай ук вегетариан туклануының зыяны һәм файдасы, тулай торакта яшәү шартларында Сovid – 19дан саклану чаралары турында күп сораулар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International