Яңа елны бәйрәм иткән вакытта еш кына офтальмологиягә шампан бөкеләре яки кар белән уйнаганда, шулай ук салют һәм петардтан пешкән тән җәрәхәтләре аркасында мөрәҗәгать итәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика клиник офтальмология хастаханәсе табибы Элина Минхузина сөйләде.
«Иң баналь — шампан бөкесе тертелүе. Мондый мөрәҗәгатьләр ел саен бар. Икенчесе — петарда һәм бенгаль утларын шартлату. Сертификацияләнгән кибеттә боларның барысын да сатып алырга һәм куркынычсызлык техникасын үтәргә кирәк», — дип билгеләп үтте спикер.
Ул сугышу, шул исәптән исереклек аркасында мөрәҗәгатьләр була, дип өстәде.
Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, Казанда бозлавык аркасында килеп чыккан имгәнүләр саны пандемия аркасында 40%-ка кимегән.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/health/08-12-2020/vrach-rasskazal-o-samyh-chastyh-travmah-glaz-na-novyy-god-v-tatarstane-5791062