«28 элмәк» Бөтенроссия акциясенә инде берничә ел. Аның исеме кечкенә оекбаш бәйләү өчен җыярга кирәк булган элмәкләр саныннан башланды. Бу оекбашлар, бүрекләр, жилетлар һәм пледлар вакытыннан алда туган балаларга кирәк.
Алар чиста йоннан бәйләнә. Баланың тиресендә йон җепселләре өркүе — ул җылындыручы гына түгел, тонусландыручы, гомуми ныгытучы тәэсир итүче табигый массаж.
«28 элмәк» волонтерлар хәрәкәте Россиянең бөтен территориясе буенча неонатология бүлекләрен җылы әйберләр белән тәэмин итә. Хәзер алтын куллы һәм мәрхәмәт йөрәкле кешеләргә Түбән Кама хатын-кызлары да кушылды.
Бүген бу әйберләрне Балалар Республика клиник хастаханәсенең яңа туган һәм җитлекми туган балалар патологиясе бүлегенә тапшырдылар. Бүлек мөдире Елена Выборнова кечкенә пациентларына шундый игътибар һәм кайгыртучанлык өчен рәхмәт белдерде, әйберләрнең бер өлеше реанимация бүлегенә тапшырылачак, анда җитлекми туган балалар тормыш һәм сәламәтлек өчен көрәштә үз юлларын башлыйлар, дип билгеләп үтте. Игелек һәм мәхәббәт энергиясе белән тулган җылы әйберләр аларга бу эштә ярдәм итәчәк.