"Руслан белән онкология белән авыручы пациентны Кама Аланына алып баруыбызны хәтерлим. Шәхси саклану костюмнарда эссе иде. Курку юк иде, бары билгесезлек, без бит яңа эш шартлары белән очраштык", - ди Дмитрий Герасимов.
Пациентлар күп, дип сөйли фельдшерлар. Тәүлек буе кизү торган вакытта бригада станциядән кузгалудан соң, базага смена азагында гына кайта ала. Ял итәргә вакыт юк. Тәүлек эчендә фельдшерлар 20дән артык чакыруга хезмәт күрсәтә.
Поликлиникалар янында җәелдерелгән палаткалар ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен зур ярдәм булды. Монда фельдшерлар пациентларны башка медиклар күзәтүе астында калдыра, ә үзләре шунда ук икенче чакыруга бара алалар.
Иң яхшы ял, бу - йокыны туйдыру мөмкинлеге. Алар үзләрен герой дип саныймы, дигән сорауга Руслан һәм Дмитрий: "Юк, бу безнең эш», - дип җавап бирде.